Ут шәһәрнең Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Иртәгә, 23 мартта, Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында ут бетеп торачак. Вакытлыча китерелгән уңайсызлыклар электр тапшыру линияләрендә планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында Курашов ур., 30, 32, 34 адреслары буенча урнашкан торак йортларда һәм К.Маркс ур., 74 адресы буенча урнашкан административ бинада ут булмаячак.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Отар бистәсендә Даутова, Калинин, Матюшино, Озерная, Правда, Идел буе, Центральная урамнарында ут бетеп торачак.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Магистраль ур., 4, 4а номерлы йортларында һәм Орловская урамы буенча шәхси йортларда ут булмаячак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында Константиновка бистәсенең Бирюсовая, Привольная, Совет урамнарында, Колсәет бистәсендә ут бетеп торачак, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ААҖ.