Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.12.2022, 12:29

Электр теш щеткасы, кышкы спорт костюмы һәм аквариум – Яңа ел алдыннан Казан балалары нәрсә турында хыяллана

Ничек тылсымчысы булырга – KZN.RU порталы казанлылар кушыла ала торган бәйрәм хәйрия акцияләре турында сөйли.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). Яңа ел – могҗизалар һәм теләкләр тормышка ашу вакыты. Һәркем игелекле эш башкарып, үзен тылсымчы итеп тоя ала – бәйрәм алдыннан Казанда күп кенә хәйрия акцияләре уза. Аларны оештыручылар авыр тормыш хәлендә булган, хастаханәдә дәваланучы, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның хыялларын тормышка ашырырга тәкъдим итә. Казанлылар аларга бүләкләр тапшыра яки иганә рәсмиләштерә ала.

«Кыш Бабайга хат» шәһәр акциясе

Балалар Кыш Бабайга Яңа елга нинди бүләк алырга теләүләре турында хат яздылар. Теләге булган һәркем баланың хыялын тормышка ашыра һәм хатта әйтелгән бүләкне ала ала. Открыткалар 6 яңа ел чыршысында эленгән, алар шәһәр Башкарма комитеты бинасында, район администрацияләрендә һәм «Игелекле Казан» коворкингында урнаштырылган. Бүләкне 28 нче декабрьгә кадәр Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына түбәндәге адрес буенча китерергә мөмкин: Петербург ур., 70.

Бүләкләрне аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятим балалар, махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның балалары, Донецк һәм Луганск халык республикалары балалары алачак.

«Кыш Бабайга хат» акциясе Казанда 11 нче мәртәбә уздырыла. Бу еллар эчендә 1800 бала 5 миллион сумнан артык суммага бүләк алды.

«Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте тарафыннан Лисичанск балаларына бүләкләр җыю

«Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте активистлары Лисичанск балаларына бүләкләр җыялар. Теләүчеләр пластилин, кул эшләре өчен җыелмалар, канцелярия товарлары, китаплар, пластик, металл һәм техник катлаулы уенчыклар китерә ала. Алар җитештерүдән чыккандагы төргәкләрдә булырга тиеш.

Бүләкләр Яңа ел алдыннан җибәреләчәк, шуңа күрә аларны гуманитар ярдәм җыю пунктларына 22 нче декабрьнең 12:00 сәгатенә кадәр китерергә мөмкин.

«Игелекле эшләр көне» фондының «Кыш бабайга хатлар» акциясе

«Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды карамагындагы балалар чыбыксыз микрофон, балалар өчен квадрокоптер һәм сикерүче машина кебек бүләкләр турында хыяллана. Аларның теләкләрен битараф булмаган казанлылар тормышка ашыра ала. Моның өчен бер сабыйның хатын сайлап алырга һәм сылтама буенча комментарийларда заявка калдырырга кирәк. Текстта элемтә өчен телефон номерын һәм контакт мәгълүматларын күрсәтергә кирәк. Бүләкләрне 25 нче декабрьгә кадәр Калинин ур., 3 адресы буенча урнашкан «Яхшы куллар» складында кабул итәчәкләр. Эш көннәрендә склад 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр ачык, шимбә көнне – 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр.

«Умиление» аналарны яклау үзәгенең «Тылсымчы бүләкләре» акциясе

«Тылсымчы бүләкләре» хәйрия акциясендә катнашучылар мохтаҗ 42 гаиләдән булган балаларның теләкләрен үти алачаклар. Бүләкләр исемлегендә – үстерүче уенчыклар һәм комплектлар. Балаларны сөендерер өчен исемлектәге берәр бүләкне сатып алырга һәм аны Иоанновск монастыре гуманитар үзәгенә Бауман ур., 1/2 адресы буенча китерергә кирәк. Склад сишәмбедән шимбәгә кадәр 11:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр ачык. Шулай ук акцияне оештыручылар бүләкләр сатып алуга иганәләр кабул итәләр, реквизитлар сылтама буенча күрсәтелгән. Өстәмә мәгълүматны Whatsapp мессенджеры аша +7(962)556-76-19 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

«Мәрхәмәт – Казан» епархиянең ярдәм хезмәтенең «Раштуа хыялы» акциясе

Үзләренең яшерен теләкләре турында епархиянең ярдәм хезмәте карамагындагы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар хатлар язган. Раштуа посты алдыннан оешмага балалар һәм олылар хыяллары турында 438 хат килгән. Авылда яшәүче дин әһелләренең балалары, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балалар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да үзләренең теләкләре белән уртаклашкан.

«Мәрхәмәт – Казан» хезмәте сайтында форма тутырып, хәйрия эшендә катнашырга һәм акчаларны иганә итәргә була. Барлыгы 500 мең сум акча җыярга кирәк. Акчаларның бер өлеше тонометрлар, глюкометрлар һәм ялгыз өлкәннәр өчен башка файдалы бүләкләр сатып алуга китәчәк.

Анжела Вавилова исемендәге фондның «Кыш Бабай фабрикасы» акциясе

Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды 250 комплект татлы бүләк җыя. Аларны Казан хосписының күчмә хезмәте карамагындагы балалар алачак. Җыелмаларның тиешле саны җыелгач, Кыш Бабай белән Кар Кызы аларны балаларга тапшырачак. Казанлылар бүләкләрне шәхсән дә алып килә ала яки Академик Королев ур., 67 адресы буенча китертә ала. Шулай ук сылтама буенча күрсәтелгән реквизитлар буенча акча күчерергә мөмкин.

Яңа ел ярминкәсендә «Минем бизнес ярдәм итә» мәйданчыгы

«Мин – ул Татарстан ярминкәсе»ндә «Минем бизнесым ярдәм итә» хәйрия мәйданчыгы оештырылачак. Биредә казанлылар күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләрдәге балалар өчен бүләк калдыра ала. Ярминкә 22 нче декабрьдән 25 нче декабрьгә кадәр Петербург ур., 9 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге янында узачак.

Альпари фондының «Кыш бабайга хатлар» акциясе

«Альпари» хәйрия фонды аз керемле гаиләләрдән булган балаларны һәм ятим балаларны яңа ел бүләкләре белән сөендерергә тәкъдим итә. Балалар Кыш Бабайга хат язган, анда алар алырга теләгән бүләкләр турында сөйләгән. Теләкләр арасында – кышкы спорт костюмы, конструктор, аквариум. Баланың хыялын тормышка ашыру өчен, баланы сайларга, бүләк алырга һәм аны хатның авторына шәхсән яки хәйрия фондына тапшырырга кирәк. Шулай ук фонд реквизитлары буенча акча күчерергә мөмкин.

Моннан тыш, фонд «Кыш Бабайга әби-бабайлардан хатлар» акциясен үткәрә. Һәркем өлкән яшьтәге казанлының открыткасын сайлап, аның хыялын тормышка ашыра ала – урын-җир, җылы одеял, азык-төлек һәм башкалар. Хатлар Мамадыш тракты, 32 адресы буенча урнашкан шәһәр кибетләренең берсендәге чыршыда эленеп тора. Акциядә катнашу өчен бүләк сатып алырга, аны язып тамгаларга һәм кибетнең кассалар каршында урнашкан сервис үзәгендә калдырырга кирәк.

Хастаханәдә яңа елны каршы алачак балалар өчен иҗади чаралар

Хастаханәдә бәйрәмне үткәргән балалар өчен яңа ел бүләге варианты иҗади дәресләр булырга мөмкин. «Казан әниләре» хәйрия оешмасы волонтерлары мондый дәресләр балаларны авырттыра торган медицина процедураларыннан бераз арындырыр, дип саный. Дәресләр өчен материаллар сатып алырга кирәк – моңа иганә рәсмиләштереп, шәһәр халкы да ярдәм итә ала. Реквизитлар сылтама буенча бастырылган.

Барлык яңалыклар