Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.12.2025, 10:43

«Елантау»: «Апуш» студиясе этно-фэнтези мюзиклы премьерасын тәкъдим итә

Премьера 15 һәм 16 декабрьдә Г.Камал театрының Көнчыгыш залында күрсәтелә

Денис Гордийко фотосы

15, 16 декабрь көнне «Апуш» татар балалар театр студиясе «Елантау» этно-фэнтези мюзиклы премьерасын тәкъдим итә. Яшь артистлар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Көнчыгыш залында гап-гади кешеләр дөньясында яшәүче Зөлкарнәй исемле гап-гади малайның көннәрдән-бер көнне, очраклы рәвештә, борынгы китапларда һәм балаларның хыялларында гына була алган әкият дөньясына эләгү тарихын күрсәтәчәк. Пьесаның авторы – язучы Резедә Гобәева.

Шәһәрнең Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә билгеләп үтүләренчә, төп геройга бик катлаулы юл үтәргә туры киләчәк. Барлык кыенлыкларны җиңеп чыкканнан соң гына, ул дөньяның иң кыйммәтле хәзинәләре алтын-көмеш тә, хакимлек тә түгел, ә намус, тугрылык һәм, әлбәттә, мәхәббәт икәнен аңлаячак...

Тиздән күрсәтеләчәк премьерада «Апуш»ларның «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче шәкертләре катнаша. Сәхнә телен аларга остазлары Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Гүзәл Шакирова, вокал дәресен музыка белгече Наилә Закирова укыта.

Спектакльне сәхнәгә куючы остаз – «Апуш» студиясенең җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова. «Елантау» спектакленең көйләр авторы – студиянең музыкаль мөхәррире Ильяс Фәйзрахманов. Аранжировщик, саундпродюсер – Тимур Милюков. Спектакльгә биюләр куючы хореограф – Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреаты Резедә Муллагалиева. Тамашаның сценографы, рәссамы – Анна Новикова. Ут рәссамы – Илшат Сәяхов. Тавыш режиссеры – Азат Нотфуллин.

Әкият дөньясында Зөлкарнәй нинди геройларны очратыр, бу сынаулы юлны ул кемнәр белән үтәр, кабат кешеләр дөньясына кайта алырмы – боларны «Елантау»ны караганнан соң белербез. Премьера 18:00 сәгатьтә башлана.

«Апуш» татар балалар театр студиясе 2022 елның мартында Казан мэры патронажы астында ачылды.

Алдарак «Апуш» татар балалар театр студиясенең Мәскәүдә узган V Бөтенроссия «Свободное пространство» театр фестиваль-лабораториясендә катнашып, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булуы турында хәбәр ителгән иде. Яшь артистлар бәйгедә драматург Гөлүсә Батталова әсәре буенча сәхнәләштергән «Көндәлек» спектаклен тәкъдим итте.

«Елантау» премьерасына рәхим итегез!

Барлык яңалыклар