Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.04.2026, 16:43

Казан шәһәренең иҗтимагый киңлекләре «Россия парклары» Бөтенроссия премиясенең иң яхшы киңлекләр исемлегенә керде

Исемлектә – «УРАМ» экстрим-паркы һәм Г.Камал исемендәге театр янындагы уен мәйданчыгы

Фото: Денис Гордийко

«УРАМ» экстрим-паркы («Елның спорт паркы» номинациясе) һәм Г.Камал исемендәге театр янындагы уен мәйданчыгы («Балалар паркы» номинациясе) «Россия парклары» Бөтенроссия премиясенең иң яхшы киңлекләр исемлегенә керделәр. Җиңүчеләрне Мәскәүдә 22 апрельдә игълан итәчәкләр.

«Россия парклары» премиясе бөтен илнең проектларын берләштерә. Проектлар спорт, заманча шәһәр мохитен һәм ял итү урыннарын булдыру юнәлешләрен үз эченә ала.

Казан иҗтимагый киңлекләре белән беррәттән Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир, Салават, Түбән Новгород, Одинцово һәм Усинск шәһәрләре проектларын билгеләп үттеләр.

«УРАМ» экстрим-паркы урам мәдәниятен һәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән Россиядә иң зур иҗтимагый киңлекләрнең берсе булып тора. Паркта төрле спорт юнәлешләре өчен мәйданчыклар әзерләнгән һәм җиһазлар урнаштырылган, даими ярышлар, күнегүләр, мастер-класслар, укыту программалары оештырыла.

Паркның директоры Мария Крюкова билгеләп үткәнчә, «УРАМ» экстрим-паркы  яшьләр үзәген, спорт мәйданын һәм тулы иҗтимагый киңлекне берләштергән мәйдан буларак төзелгән.

«Әлеге юнәлешләрне бер җирдә оештыру – авыр мәсьәлә, ул даими эшне, катнашуны һәм контрольне таләп итә. Премия финалына эләгү безнең дөрес юлдан атлавыбызны дәлилли», – дип ассызыклады ул.

Узган ел тагын бер искиткеч урын – Г.Камал исемендәге театр янында урнашкан махсус уен җиһазлары белән корылган уен мәйданы ачылды. Паркның мәйданы 4,2 мең кв.м тәшкил итә. Киңлектә төрле яшьтәге балалар өчен 8 уен зонасы бар. Парк уртасына тимердән эшләнгән челән корылмасы куелган, челәннең канатларының озынлыгы 6,5 метрга җитә.
Барлык яңалыклар