27 номинация буенча барлыгы 700 гариза тапшырылган
Фото: «УРАМ» экстрим-паркы
Премия катнашучыларга узган елгы уңышлары һәм казанышлары өчен тапшырыла. «УРАМ» экстрим-паркында 2023 елда алты халыкара, 11 бөтенроссия, ике округ, 40 республика һәм 62 шәһәр чарасы, шулай ук йөзләгән мастер-класслар узган.
Масштаблы проектлар арасында түбәндәге чараларны атарга мөмкин: Яшьләр көне, урам культуралары буенча «УРАМ» фестивале, брейкинг һәм COMBOnation урам сәнгате буенча халыкара турнир, Urban Games бөтенроссия урам уеннары һ.б. Ел саен мәйданчыкта 300-450 мең кеше була.
«Иң яхшы мәдәни-ял итү киңлеге» номинациясендә җиңүгә Самарның Олимпия авылы, Мәскәүнең «Динамо» музее һәм башкалар дәгъва кылган.
Моннан тыш, премия нәтиҗәләре буенча Татарстан – «Елның спорт төбәге» номинациясендә, ә «Ак Барс Арена» «Ел стадионы» номинациясендә җиңү яулаган.
27 номинация буенча барлыгы 700 гариза кабул ителгән, аларны 200 эксперт карап тикшергән.