Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.10.2023, 17:09

Экспресс-анализлар, УЗИ һәм консультацияләр: Казанга «Сәламәтлек поезды» килә

Тикшерүләр шикәр диабеты булу яки аның үсеше куркынычын ачыкларга ярдәм итәчәк

Фото: vk.com/nationalpriority

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы октябрь). Казанга 29 нчы октябрьдә «Сәламәтлек поезды. «Бергә диабетка каршы» поезды киләчәк. Теләге булганнар белгечләр белән киңәшләшә, профилактик медицина тикшерүләре һәм диагностик тикшеренүләр уза алачак.

Пациентлар глюкоза, холестерин һәм гликирогемоглобин, ЭКГ, УЗИ калкансыман биз һәм медицина күрсәтмәләре буенча башка процедуралар өчен экспресс-анализлар бирә алачак. Тикшерү шикәр диабетын яки аның барлыкка килү куркынычын ачыклауга юнәлдерелгән.

«Сәламәтлек поезды»нда пациентларны 29 нчы октябрьдә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр һәм 30 нчы октябрьдә 9:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

Гомумән алганда, поезд маршруты Владивостоктан Мәскәүгә кадәр сузылачак. Шулай ук состав Балезино, Киров һәм Түбән Новгородта тукталачак.

Проект РФ Федераль Җыены Федерация Советы, Дәүләт Думасы, илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Милли өстенлекләр» автоном коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән «РЖД-Медицина» системасының сәламәтлек саклау учреждениеләре белән берлектә «РЖД» ААҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Барлык яңалыклар