В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
#ЖильеМолодымРТ туры эфиры 28-нче июнь көнне ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгының YouTube-каналында узачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). 28-нче июнь көнне # ЖильеМолодымРТ туры эфиры кысаларында казанлыларга Татарстанда гамәлдә булган шәхси торак сатып алуга яшьләр өчен дәүләт ташламалары турында сөйлиячәкләр.
Туры эфир тамашачылары яшь гаиләләргә һәм белгечләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме программалары һәм чаралары турындагы сорауларга экспертлар җаваплары ала алачак. Экспертлар Татарстанда гамәлдә булган дәүләт ярдәме чараларын, шул исәптән авыл территорияләрен үстерү, яшь табибларга һәм укытучыларга, яшьләр белән эшләү буенча белгечләргә ярдәм итү программаларын тәкъдим итәчәк. Тамашачылар субсидия алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә һәм нинди документлар бирергә кирәклеге турында белә алачак.
Трансляция YouTube та узачак. Эфир 17:45 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.