В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тимур Әүхәдиев сүзләренчә, әбиләр чуагы җитү турында сөйләргә әле иртәрәк.
Фото: Денис Гордийко
Аның сүзләренчә, ай башындагы суык һава торышы республика территориясенә арктик көнчыгыш массаларның керүе белән бәйле. «Моның өчен шартлар һава агымнары әйләнеше белән булдырылды. Башта циклон йогынтысында булып, хәзер антициклон перифериясенә эләгеп, һава агымнары безгә арктика диңгезләре акваториясеннән һава китерде», – дип аңлатты Т.Әүхәдиев.
КФУ эксперты билгеләп үткәнчә, әбиләр чуагы ел саен уңайлы һава шартларында күзәтелә. Ләкин, синоптик процессларны алдан әйтеп булмаганга күрә, җылы һава торышы турында сөйләргә әле иртәрәк. «Атмосфера статик түгел, циклоннар һәм антициклоннар бер-берсен алыштыралар, алар белән бергә һава торышының характеры да үзгәрә, – дип билгеләп үтте Т.Әүхәдиев. – Инде ял көннәренә һава агымнары көньяк чирек җилләренә үзгәрер дип фаразлана, температура күтәреләчәк, ләкин җәйге җылы һава торышы инде кайтмаячак».
Татарстанда сентябрьнең һава торышы климат нормасына якын булыр дип көтелә –шундый озак сроклы фаразны Россия Гидрометеорология үзәге бирә. Агымдагы айда уртача айлык стандарт температура +12,3 градус булачак, явым-төшемнәр күләме – 50 мм. Якындагы айларга рәсми фараз сентябрь азагында билгеле булачак, дип төгәлләштерде КФУ доценты.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, иртәгә, 8 нче сентябрьдә,