В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар Татарстанда атна ахырына кадәр яңгырлар көтелүен җиткерә.
Фото: Денис Гордийко
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 25 нче майда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр явачак. Көндез һава температурасы +16 градуска кадәр, төнлә +6 градуска кадәр булачак.
26 нчы майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез +15 градуска кадәр җылы булачак. Төнлә температура +5 градуска кадәр җитәчәк, урыны белән бераз яңгыр явачак.
27 нче һәм 28 нче майда яңгырлар көтелә, урыны белән яшен һәм көчле җил булачак. Төнлә +9 градуска кадәр, көндез +16-19 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә.
КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сүзләренә караганда, соңгы яз аенда явым-төшемнәр күп булган һава торышы сирәк була. Соңгы тапкыр май 1971 елда шундый салкын булды, дип билгеләп үтте эксперт. Аның сүзләренә караганда, киләсе температура аномалиясе сентябрь аенда көтелә, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.