Май аенда явым-төшем дефициты һәм температура нормадан югарырак булачак дип язга фараз бирде ТР Гидрометеорология үзәге.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март, Алина Бережная). Казанга астрономик яз килде - кояш төньяктан ярымшардан көньяктагыга күчте. Термометрлар баганалары көннән-көн югарырак күтәреләчәк. РФ Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, Татарстанга апрель җылы киләчәк, температура уртача нормадан югарырак булачак һәм плюс 4-5 градус тәшкил итәчәк. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев бу язда казанлыларны нинди һава торышы көтүе турында сөйләде.
«Метеорологик яз уртача тәүлеклек температура нуль тамгасы аша күчкәч башлана. Гадәттә, Казанда бу март һәм апрель кисешкән вакытта була, ә алга таба кар катламы җимерелә – апрельнең икенче декадасы башыннан, якынча 10-нчы числодан», – дип билгеләп үтте Юрий Переведенцев. Раслау сыйфатында ул ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларын китерде. «Иртәгә һәм берсекөнгә һава торышы яхшы, кояшлы булачак, һава температурасы 5-6 градус тәшкил итәчәк, төнлә әле суытачак», – диде эксперт.
Синоптиклар фаразлары буенча, тулаем Татарстанда яз җылы булачак – апрель аенда һава температурасы нормадан югарырак күтәреләчәк һәм уртача 4-5 градус җылылык тәшкил итәчәк, майда якынча 13 градус тирәсе булачак. Шул ук вакытта язның соңгы аенда явым-төшем булмаска, һәм бу авыл хуҗалыгында тискәре чагылыш табарга мөмкин. Татарстанда җәй шулай ук җылы булыр дип көтелә.
КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев үз чиратында ассызыклаганча, узган кыш Татарстан башкаласында соңгы 10 елда иң салкыны булган. Декабрьдә һава температурасы нормадан түбәнрәк иде, ә кыш буена минималь күрсәткечләр 15-нче февральдән 1-нче мартка кадәр теркәлгән.
Соңгы елларда сезоннарның озынлыгы үзгәрә: кышкы, язгы һәм көзге күчеш чорлары кыскара, җәйге чор озыная. Болар барысы да язгы ташуга китерә. «Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, Идел бассейнында кар җитәрлек, шул ук вакытта туфракта артык тун юк. Ташу апрельнең икенче декадасында көтелә», – дип билгеләп үтте Ю.Переведенцев.