Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.11.2021, 17:34

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында инвалидлар өчен ишарәләр телендә һәм тифлокоментлау белән экскурсияләр үткәрәчәкләр

1-нче декабрьдән 10-нчы декабрьгә кадәр алар барлык мөмкин булган күргәзмәләргә бушлай йөри алачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). 1-нче декабрьдән 10-нчы декабрьгә кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгында инвалидлар ункөнлеге узачак. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен рус ишарә телендә тифлокомментлау белән экскурсияләр, мастер-класслар һәм иҗади дәресләр, күчмә күргәзмәләр һәм дәресләр әзерләнгән. Моннан тыш, хәйрия фондлары, ресурс сыйныфлары һәм махсус гомуми белем бирү учреждениеләре өчен музей программалары оештырылачак.

Шулай итеп, ункөнлек дәвамында көн саен чукрак һәм начар ишетүчеләр өчен Казан Кремле территориясе буенча видеогид, аутистик спектрда тайпылышлар булган балалар өчен «Минем Казан Кремле белән беренче танышуым» экскурсиясе һәм музей-тыюлык территориясендә архитектура һәйкәлләренең тактиль модельләре белән «Кремль турында сөйләячәкбез» күчмә программасы күрсәтеләчәк.

Теләге булганнар 2-нче декабрь көнне 13:00 һәм 15: 00 сәгатьтә сукыр һәм начар күрүчеләр өчен «Прикоснись к Кремлю» экскурсиясенә, 5-нче декабрь көнне 14:00 сәгатьтә – рус ишарә телендә татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музее буенча экскурсиягә, 8-нче декабрь көнне 10:00 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә рус ишарә телендә «Пять символов счастья. Благопожелания в китайском искусстве XVII–XX веков из собрания Государственного Эрмитажа» экскурсиясенә бара ала.

Барлык программаларга +7(843)567-80-29 һәм +7(986)917-78-61 (WhatsApp) номерлары буенча, шулай ук nauka.kreml@mail.ru электрон почтасы аша алдан язылу кирәк.

Ункөнлек чорында I, II, III төркем инвалидлыгы булган кешеләр өчен «Казан Кремле» музей-тыюлыгының музейлары һәм күргәзмәләре залларына керү бушлай булачак, дип хәбәр итә учреждениенең матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен җайлаштырылган мәдәни программаны шулай ук ТР Милли музее да әзерләде. 1-нче декабрьдән 10-нчы декабрьгә кадәр анда оригами буенча мастер-класслар, бард белән танышу, робот-гид белән экскурсия һәм башка чаралар узачак.

Барлык яңалыклар