Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.05.2023, 14:56

Экскурсияләр, лекторийлар һәм балалар мастер-класслары: Казанда Радио һәм элемтә көне билгеләп үтеләчәк

Чара Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк мәйданчыгында узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче май). 5 нче майда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк мәйданчыгында Радио һәм элемтә көне билгеләп үтеләчәк. Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен балалар мастер-класслары зоналары, интерактив мәйданчыклар, IT-парк буенча экскурсияләр, лекторийлар һәм концерт программасы оештырыла.

Татарстан Цифрлар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестиваль мәйданчыклары IT-паркның беренче каттындагы холлда һәм эчке ишегалдында эшләячәк. Бәйрәм кунаклары «Таттелеком» ААҖ музееның, Татарстан Республикасы Радиотелевизион тапшыру үзәгенең һәм Россия радиосөючеләр берлегенең күчмә экспозицияләрен карый алачак. Интерактивларны Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты һәм башкалар үткәрәчәк.

«Миллениум» радиосының туры эфиры төп активлыкларның берсе булачак. Теләге булган кешеләр туры эфирга чыга һәм радиостанциянең реаль вакыт режимында ничек эшләвен белә алачак.

Беренче каттагы холлда шулай ук Россия почтасының посткроссинг пункты эшләячәк, анда кунаклар открытканы нейрон челтәр тудырган өч төрле дизайнда җибәрә алачак. Оештыручылар акциядә катнашучыларга алучының адресын рәсмиләштерүдә ярдәм итәчәк.

Балалар IT-паркында радионы конвейерда җыю, робототехника, маркетплейслар өчен фотоконтент булдыру буенча мастер-класслар үткәреләчәк һәм Голдберг машинасын җыю һәм робофутбол зоналары оештырылачак.

Чара 15:00 сәгатьтә Спартак урамы, 2 адресы буенча башлана, керү ирекле, әмма кайбер мәйданчыкларга алдан теркәлергә кирәк. Сайтта шулай ук программа белән тулырак танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар