Катнашучылар арасында – Казан, Мәскәү, Төмән, Санкт-Петербург һәм Самарада яшәүчеләр
Узган ел Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар «Әйдә безнең белән!» проектының 24 экскурсиясендә булдылар. Алар шәһәр хуҗалыгы объектларында – ТЭЦ, котельный, «Горводзеленхоз» чәчәк базасы, «Восточный» полигоны һәм башка объектларда эш барышы белән таныштылар.
Экскурсияләрдә казанлылар гына түгел, Мәскәү, Төмән, Санкт-Петербург һәм Самара халкы да катнашты. Исегезгә төшерәбез, узган ел Казан 4,5 млн турист кабул итте, бу 2023 ел белән чагыштырганда 12,5% ка күбрәк.
Чираттагы экскурсияне инде бу айда үткәрәчәкләр. Катнашучылар К.Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрына барачаклар. Шулай ук шәһәрнең кар эретү станцияләренең берсенә һәм ЮХИДИга баруны оештыру планлаштырыла.
«Әйдә безнең белән!» шәһәр проекты 2022 елдан гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә барлыгы 42 экскурсия оештырылган, аларда 1 меңгә якын кеше булган.
Моңа кадәр яшь казанлылар «Мин кем булырга телим... » рәсем конкурсында катнаша ала, дип хәбәр ителгән иде. Иң кызыклы эшләр «Әйдә безнең белән, балалар!» яңа проектының экскурсияләрен уздыру өчен илһам чыганагы булачак.