Акция Айдаров урамының 7-нче йорты янында узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль). Казанның Авиатөзелеш районында чүпне аерып җыю буенча пилот проекты башланыр алдыннан эковолонтерлар казанлыларны чүпне аерып җыю кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм шәһәрлеләр сорауларына җавап бирделәр. Акция Айдаров урамының 7-нче йорты янында узды.
Искәртергә кирәк, 109 контейнер мәйданчыгында сары һәм соры төсле кәгазьләр ябыштырылган 428 контейнер урнаштырылачак. Айдаров урамының 7-нче йорты янында урнаштырылган әлеге контейнерлар янында кичә шәһәрлеләр белән эковолонтерлар аралашты.
Акция дәвам иткән 1,5 сәгать эчендә алар шәһәрлеләргә чүпне ни өчен һәм ничек аерырга кирәклеге һәм яңа контейнерлар турында сөйләделәр. Һәр контейнерга сары һәм соры төсле махсус кәгазьләр ябыштырылган. Сары төсле контейнерлар эшкәртергә яраклы коры, чиста калдыклар өчен каралган: кәгазь, пыяла, алюминий банкалар, пластик шешәләр. Соры кәгазьле контейнерларга аерып булмый торган юеш һ.б. калдыклар ташланачак.
Чүпне аеру нечкәлекләре белән махсус әзерләнгән листовкларда бирелгән мәгълүмат аша танышырга мөмкин.
Волонтерлар билгеләп үткәнчә, яшәүчеләр, нигездә, чүпне аерып җыю идеясенә уңай карый. Әлбәттә, моның нигә кирәген аңламаучылар да бар. “Агитация һәм күршеләр үрнәге ярдәм итәчәк”, - дип ышана эковолонтерлар.
Билгеләп үтәргә кирәк, һәркем волонтер була ала. Моның өчен (843) 590-04-26 (өстәмә номер: 2312) номеры аша ТКХ комитетына, (843) 524-75-33 номеры буенча “Авиатөзелеш районы” Идарә итүче компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризалар 3 августка кадәр кабул ителә.