«Экояз»ның кульминациясе традицион республика өмәсе булачак, ул 26 апрельдә «Чиста Уеннар» квест-ярышлары форматында Казанның Идел буе районы Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта узачак. Өмә урынына бушлай шаттлларда барып җитәргә мөмкин булачак, алар Җиңү проспекты метросыннан йөриячәк. Барлыгы 4 рейс оештырылачак.
Территорияне җыештырудан тыш, катнашучыларны бай программа көтә: кыр кухнясы, концерт, интерактив мәйданчыклар, үсентеләр утырту һәм бүләкләү тантанасы.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында башка чаралар да планлаштырылган: «БумБатл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясе, «Мәктәп экопатруле» гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында республика конкурсы, «Экодулкын» Татарстан Республикасы яшьләр экология оешмаларының республика форумы, батареялар җыю акциясе.
Шулай ук министр урынбасары халык арасында экологик проблематика белән кызыксынуның артуын билгеләп үтте. 4 меңнән артык кеше катнашкан социологик сораштыру буенча экология мәсьәләләренә зур кызыксыну күзәтелә.