KZN.RU порталына үз тәҗрибәләре турында «Чиста уеннар»ны оештыручылар, «Чиста булачак» хәрәкәте һәм «Рус география җәмгыяте» бүлекчәсе вәкилләре сөйләделәр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 21 нче сентябрь, Диана Жиленкова). Бүген теләсә кем әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертә ала. Баштагы мәлдә өмәгә килү, чүп-чарны сортларга аера башлау һәм күп тапкырлар кулланыла торган бахилалар хәстәрен күрү дә җитә. Казан активистлары KZN.RU порталына аларны экологик проблемалар белән көрәшә башларга нәрсә этәрүен, нинди файдалы гадәтләр формалаштырырга һәм фикердәшләрне каян табарга икәнлеген сөйләделәр.
Казанда инде биш ел «Чиста уеннар» уза. Бу гади өмә түгел, ә чын экологик ярышлар, дип сөйләде проект координаторы Максим Антонов. «Катнашучылар дүрт кешедән ким булмаган командалар туплыйлар һәм тизлеккә билгеле бер территорияне җыештыралар, – дип аңлатты ул. - Калдыклар белән җыелган һәр капчык өчен алар мобиль кушымтада билгеле күләмдә баллар алалар. Уенчылар үз командасының рейтингын онлайн режимда күрәләр, һәм бу азарт өсти».
«Чиста уеннар»ны уздыру елларында казанлылар шәһәрнең 20 төрле мәйданчыгын чистарттылар. Табигатьне саклауга 5,5 меңнән артык катнашучы үз өлешен кертте, уртак көч белән 25 тоннадан артык калдык җыйды. Аларның яртысын яңадан эшкәртүгә җибәрделәр. Калдыкларны аерып җыю – проектның төп принципларының берсе. Өстәвенә, «Чиста уеннар»да чүп, гадәти өмәләргә караганда, уртача биш тапкыр күбрәк җыела.
Хәзер Максим Антонов КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтында өченче курста укый. Экологик агарту темасы аны балачакта ук кызыксындырган. «Мин тумышым белән Түбән Камадан, безне сыйныфташларым белән өмәгә чакырдылар, шуннан соң бу тема белән ныклап кызыксынып киттем. Мин аны ничек кызыклырак итеп оештыру турында уйлана башладым. Интернетта Санкт-Петербургта барлыкка килгән «Чиста уеннар» проекты турында белдем. Соңрак мин Казанга күчендем, активистларга кушылдым һәм без беренче «Чиста уеннар»ны үткәрдек. Һәм менә бишенче ел, шәһәрлеләргә территорияләрне чистарту кызыклы булсын өчен, мин команда белән Казанда мондый өмәләр уздырам. Өстәвенә, без башкалада гына түгел, тулаем республика буенча да эшлибез», – диде М.Антонов.
Активист сүзләренчә, экологик акцияләрне алар олылар өчен генә түгел, балалар өчен дә үткәрә. Алар арасында үсеп килүче буынга табигать турында кайгыртуның мөһимлеге турында сөйләүче экодәресләр дә бар. Класста, мәсәлән, укучыларга пластик эшкәртү процессын күрсәтәләр. Шулай ук дәресләрдә балалар эшкәртүгә калдыкларны ничек тапшырырга һәм үз тормышларына нинди файдалы гадәтләр кертергә кирәклеген беләчәкләр. Ә октябрь аенда Казан мәктәпләрендә «Чисталык кубогы» дигән экологик ярышлар үткәреләчәк. Турнир нәтиҗәләре буенча топ-15 уку йорты билгеләнәчәк, анда экодәресләр уздырачаклар, ә иң яхшы өч учреждениедә макулатура җыю өчен баклар урнаштырылачак.
Максим Антонов экологик тормыш рәвеше алып барырга һәм тирә-юньдәгеләргә үрнәк күрсәтергә тырыша. «Күп кенә дусларым кебек, мин дә өйдә калдыкларны сортларга аерам, аларны махсус кабул итү пунктына илтәм һәм гомумән үз тормышыма экогадәтләр кертәм», – дип өстәде «Чиста уеннар» проекты координаторы.
Табигатьне саклауга үз өлешен кертергә теләүчеләргә М.Антонов фикердәшләр табарга һәм команда рухын тоярга мөмкинлек бирүче экочараларда катнашырга тәкъдим итә. Өйдә калдыкларны сортлый башларга һәм кружка, сумка, бахила кебек кабат кулланыла торган әйберләр кулланырга мөмкин. «Күпчелек кешеләрнең экологик үзаңы юк, һәм без моны үзгәртергә телибез. Миллионлы шәһәрдә көн саен бик күп калдыклар чыгарылуын аңлау мөһим. Әгәр һәрберебез бу хәрәкәткә кушылса, калдыклар саны кимиячәк, ә аларның күп өлеше кабат эшкәртүгә китәчәк», – дип нәтиҗә ясады М.Антонов.
«Чиста булачак» хәрәкәте ел саен Татарстанда 50 дән артык өмә үткәрә. Аңа теләсә кем кушыла ала, дип сөйләде берләшмә җитәкчесе Диларә Сатикова. Аның сүзләренчә, «Чиста булачак»ның төп максатлары – экологик агарту һәм табигатьне саклау. Ел дәвамында хәрәкәттә катнашучылар Казанда һәм республика районнарында төрле акцияләр оештыра: территорияләрне җыештыру, агачлар утырту, фестивальләр, форумнар, квестлар, турнирлар һәм башка чаралар. Ә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен экодәресләр үткәрелә. Ел саен мондый дәресләр саны 400 гә җитә. «Безнең хәрәкәт даими рәвештә яңа активистлар белән тулылана. Яшьләрнең, балаларның мондый вакыйгаларда катнашуга кызыксынулары елдан-ел арта бара», - диде Д.Сатикова.
Ул экология белән, экологик проблема белән шәхсән очрашкач, кызыксына башлый. «Бу Башкортстанда булды. Зур корылыктан соң мин күлдә балыкларның үлеп ятуын күрдем. Бу бик яхшы ук картина түгел иде: үлгән балыклар территорияне агулап ярда ята. Аннары мин табигатькә булышуның никадәр мөһим икәнен аңладым. Җитди аңлау килде, һәм шуннан бирле экологик акцияләрдә бик теләп катнашам. Бу кирәк булганга гына түгел, ә без моны нәрсә өчен эшләвебезне аңлаганга», – дип ассызыклады «Чиста булачак» хәрәкәте җитәкчесе.
Д.Сатикова берләшмәне 2015 елдан җитәкли. Татарстанда җиде ел эшләү дәверендә экологик акцияләрдә 100 меңнән артык кеше катнашкан. Моннан тыш, «Чиста булачак» илкүләм чаралар да оештыра. «Хәрәкәтнең төп идеясе – актуаль экологик мәсьәләләрне хәл итү өчен кешеләрне берләштерүдә, – дип билгеләп үтә Д.Сатикова. – Беренче чиратта, бу, әлбәттә, экологик тәрбия – үзеңнеке һәм тирәңдәгеләрнеке».
Экологик акцияләрдә катнашу табигатькә булышуның бердәнбер ысулы түгел. Аны көндәлек тормышта да сакларга мөмкин. Д.Сатикова беренче чиратта чүп-чарны сортларга аеру, пластик һәм макулатура җыю кебек экогадәтләрне кертә. Аның өчен киләсе этап полигоннарда һәм чүплекләрдә азык калдыкларын киметү була. Тагын бер файдалы экогадәт – акыллы куллану. «Мин кибеткә үз пакетларым, сумкаларым белән, өстәмә әйбер сатып алмас өчен алдан әзерләнгән исемлек белән барам. Кием белән дә шул ук хәл. Берничә ай яки бер ел эчендә сафтан чыга торган арзан әйберләргә караганда озак хезмәт итәчәк уңайлы киемнәргә күбрәк өстенлек бирәм», - дип өстәде «Чиста булачак» хәрәкәте җитәкчесе.
КНИТУ-КХТИның бишенче курс студенты Анастасия Баранова яшь буынга аннары балаларына тапшыру өчен экологик гадәтләргә өйрәнергә кирәк, дип саный. «Экология проблемасы мине мәктәптә укыганда кызыксындырды. Көн саен күпме пластик ташланганын күрдем һәм кешеләр аны аерым җыя башласалар яхшы булыр иде дип уйладым. Мәктәптән соң университетка укырга кердем һәм фикердәшләрем белән бергә 2019 елда беренче тапкыр «Чиста уеннар»да катнаштым. Нигә үземнең юлымны башламаска әле, дип уйладым. Миңа бик ошады», - диде кыз.
Аның сүзләренә караганда, ике ел элек КНИТУ тулай торагында Казан югары уку йортлары арасында «Бүлү кагыйдәләре» дигән республика конкурсы узган. «Тулай торакта чүп-чарны аерым җыю өчен контейнерлар урнаштырылды, - дип сөйләде А.Баранова. - Мин һәм дусларым, бәйгене оештыручылар белән берлектә, калдыкларны фракцияләр буенча ничек дөрес бүләргә һәм ни өчен моны эшләргә кирәклеген өйрәттек. Без бу конкурста студентларыбыз ярдәмендә җиңдек, чөнки чүп-чарны пыялага, пластикка һәм картонга аердык. Шулай итеп, студентларның экологик гадәте барлыкка килде».
Бүгенге көндә тулай торакта яшәүче 500 дән артык студент пыяла, картон һәм пластикны махсус урнаштырылган бакларга җыя. Азык-төлек калдыклары да аерым җыела, диде активистка.
Сезон саен кыз дуслары белән бергә «Чиста уеннар»да, гомумшәһәр өмәләрендә катнаша. «Чиста уеннар»да мин рюкзак, шоппер, экомунчала оттым, шулай ук дусларым белән без кабат кулланыла торган бахилалар һәм көпшәләрдән файдаланабыз. Пластик стаканнарны без алмыйбыз, чөнки термостаканнар һәм силикон кружкалар бар, аларны бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба кулланмас өчен нинди дә булса чараларга алып бару бик уңайлы», – диде А.Баранова.
Экологик проблемаларга каршы көрәштә фикердәшләр табу өчен, студент социаль челтәрләрдәге тематик бергәлекләргә кушылырга тәкъдим итә. Яңа дуслар табарга шәһәр өмәләре дә булышачак. «Экологиянең бездән башлануын онытмаска кирәк. Ел саен бик күп калдыклар, чүплекләр барлыкка килә, алар чери, җирне боза һәм һаваны пычрата. Әгәр кешеләр чүп-чарны сортларга аерса, шәһәр һәм авылларда күпкә чистарак булыр иде», - дип нәтиҗә ясады А.Баранова.
Ел саен Казан һәм республика сулыкларын чистарту буенча 10 нан артык акция Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге тарафыннан үткәрелә. Барлык чаралар елына ике меңгә якын активистны берләштерә. Оешма «Россия суы», «Идел көне» һәм «Яшел Россия» бөтенроссия акцияләрендә дә катнаша.
Шулай ук Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән бергә Рус география җәмгыятенең региональ бүлеге Казансу елгасының экологик торышын яхшырту өстендә эшли. Проект кысаларында оешма әгъзалары, югары уку йортлары студентлары һәм волонтерлар тикшеренү походларына җибәрелә, су һәм җир законнарын бозуны теркиләр. Нәтиҗәләр карар кабул итү өчен тиешле органнарга җибәрелә. «Бу – мондый масштабта Россиядә әле үткәрелмәгән уникаль проект», – дип билгеләп үттеләр Татарстан Республикасындагы Рус география җәмгыяте бүлегендә.
Моннан тыш, Рус география җәмгыяте Татарстанда яшь натуралистлар хәрәкәтенең төп оештыручысы һәм кураторы булып тора. Аңа табигатьне өйрәнергә яратучы 9 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге укучылар кушыла ала. Яшь активистлар төрле конкурсларда катнаша ала (аларның анда гаджетлар оту мөмкинлеге бар), шулай ук фирма атрибутикасы бирелә – бу кепкалар, рюкзаклар, футболкалар һәм башкалар.
Казанда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә даими рәвештә экологик акцияләр үткәрелә. Иң якты вакыйгалар арасында – «Крылья Советов» паркында узган «Чиста уеннар», анда 235 команда 247 капчык чүп-чар җыйды (шулардан 37 е пластик һәм 66 сы пыяла белән), «Россия суы» бөтенроссия акциясендәге экомарафон, аның кысаларында Казансу яр буенда 500 дән артык катнашучы бер КамАЗ күләмендә чүп-чар җыйды. Чара шулай ук Түбән Новгород, Самара һәм Волгоградта узды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча ТР башкаласы беренче урынны алды.
«Россия суы» акциясе кысаларында Адмиралтейство бистәсе районында Идел ярында узган «Добро капля за каплей» марафонында тагын 100 дән артык активист катнашты. 1,5 км ярны һәм 1 километрдан артык төпне чистарту нәтиҗәсендә 113 капчык чүп-чар җыелды.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында билгеләп үтүләренчә, быел Казанда яшәүчеләрнең табигатьне саклауга үз өлешләрен кертү мөмкинлеге бар әле. Әйтик, 27-29 нчы сентябрьдә «Байтик»та яшь натуралистларның һәм хәрәкәт активистларының берләштерелгән слеты узачак. 15 нче октябрьдә – «Ярдәм» республика фестивале, 27 нче октябрьдә «Чиста булачак»ның йомгаклау фестивале планлаштырыла. Ноябрьдә «Мәктәп экопатруле» конкурсында җиңүчеләрне, ә декабрьдә «Эколидер» конкурсы лидерларын бүләкләячәкләр.