Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.05.2024, 13:17

«Россия – Ислам дөньясы» икътисади форумы 85 илдән 18 меңнән артык катнашучыны берләштерәчәк

Чара, иртәгә башланып, 19 нчы майга кадәр дәвам итә

Фото: Марат Мөгыйнов

Иртәгә Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисади форумы старт ала, ул 19 нчы майга кадәр дәвам итәчәк. ТР башкаласына 85 илдән һәм Россиянең 84 төбәгеннән 18 меңнән артык кунак килү көтелә. Болар хакында Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

«Бу – ислам дөньясы белән диалог өчен мөһим мәйданчык. Владимир Путин йөкләмәсе буенча республикабыз рәисе ил президентының Ислам хезмәттәшлеге оешмасында махсус вәкиле булып тора. Әлеге чара шәһәргә тагын да күбрәк танылу алып килер, ә сәяси өлкәдә абруен арттырыр дип өметләнәбез», – диде мэр Илсур Метшин.

Дарья Санникова сүзләренә караганда, форум алдыннан комитет хезмәткәрләре, кунакханәләрдә булып, аларның чара кунакларын кабул итүгә әзерлеген тикшергән. Кунакханәләр янәшәсендәге территорияләрне төзекләндерүгә, шулай ук хәләл меню һәм намаз уку өчен кирәкле атрибутика булдыруга аерым игътибар бирелгән.

Камилә Вилданова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.05.2024
Видеорепортаж
13.05.2024 12:46
28 нче апрельдән 1 нче майга кадәр Казанга 90 мең турист килгән
Барлык яңалыклар