Акция ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә үтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). 15 февральдә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре Ачык ишекләр көне оештыра. Казанлылар Павлюхин ур., 75 адресы буенча урнашкан Үзәк территориаль идарәгә мөрәҗәгать итә ала.
Экологлар әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик иминлек һәм дәүләт экологик надзоры темаларына консультация бирәчәкләр. Аларга Татарстан башкаласында, шулай ук Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнарында яшәүчеләр мөрәҗәгать итә ала. Ачык ишекләр көне турында тулырак мәгълүмат белән (843) 267-68-87 телефоны аша танышырга мөмкин.
Акция Казаннан кала, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай, Буа һәм Арча территориаль идарәләрендә үтәчәк. Аларның адреслары һәм телефон номерлары министрлыкның рәсми сайтында бастырылган, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.