В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Нарат балтырганы 30 гектар махсус саклана торган «Рус-Алман Швейцария» табигать территориясеннән 10 гектар җирне биләп алган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель, Алинә Бережная). 24-нче апрель көнне Казанда куркыныч үсемлек – нарат балтырганы белән көрәшкә юнәлтелгән экологик белем бирү акциясе узачак. «БорщеVиктори» командасы, «Рус-Алман Швейцариясен яклау» бергәлеге Казан Мэриясе каршындагы иҗади төркем һәм Тышкы төзекләндерү комитеты белән берлектә бу көнне акция үткәрәчәк, аңа барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Экологлар халыкка нарат балтырганы белән, ул яңадан үсмәсен өчен, ничек нәтиҗәлерәк көрәшергә кирәклеге турында сөйләячәкләр һәм күрсәтәчәкләр.
«Рус-Алман Швейцариясе» территориясендә нарат балтырганының тулы бер плантациясен казырга туры киләчәк. Агулы үсемлек 30 гектар махсус саклана торган табигый территориядән 10 гектар җирне биләп алган, ул экосистеманы җимерә, башка үсемлекләрне кысрыклый, шулай ук кешеләрнең сәламәтлегенә зыян сала.
Нарат балтырганы – дүрт метр биеклеккә җиткән күпьеллык эре үсемлек. Флора вәкиленең куркынычы шунда ки, аның яфракларыннан чәчәк аткан вакытта эфир майлары актив парлана, кешенең тиресенә эләккән вакытта сок көчле тән җәрәхәтләре барлыкка китерә. «Бу химик пешүләр генә түгел, тирегә эләккәндә фитокумариннар кояш ультрафиолетыннан йогынтыны көчәйтә, әгәр сок тирегә тәүлекнең караңгы вакытында эләксә, берни дә булмаячак, кояшлы көнне пешү куркынычы бар», – дип аңлатты KZN.RU порталы корреспондентына активист, эколог Тимур Ескараев.
Куркыныч булуга карамастан, үсемлек шактый сөйкемле күренә – калын сабаклы, кабарынкы зонтиклары бар, орлыклы чәчәк. Гадәти булмаган үсемлек еш кына балаларда кызыксыну уята – алар сабагыннан сыбызгы ясый, шуңа күрә, кагыйдә буларак, авыз куышлыгына зур зыян килә.
Нарат балтырганы флораның үзен дә зарарлый – ул «Урта Россия флорасының кара китабы»ндагы чүп һәм куркыныч үсемлекләр исемлегенә кертелгән. Үзенең тиз үсүе һәм таралуы исәбенә балтырган башка үсемлекләрне кысрыклап чыгара, туфрактан файдалы матдәләрне суыра. Әйтик, «Русско-Немец Швейцариясе»ндә ул кызыл китап үсемлекләренә – вак абага, реликт абага, йомыркасыман тайник – тиш якынлаша. «Әгәр дә балтырган бу сирәк үсемлекләргә барып җитә икән, алар бөтенләй юкка чыгачак, ә Татарстанның әлеге территориясе бу Кызыл китап вәкилләре үсә торган бердәнбер җирлек диярлек», – дип кисәтә Тимур Ескараев.
Балтырган илдә чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килгән – узган гасырның 60-нчы елларында аны Кавказдан китергәннәр. Тиз таралу һәм үләненең куелыгы исәбенә аның белән терлекләрне ашату күздә тотылган булган, ләкин, нәтиҗәдә, сыерларның сөтенә әче тәм кергән. Бүген инде бөтен ил буйлап балтырганнарның тулы бер плантацияләрен очратырга мөмкин. «Ул комлы карьерларда да, дымлы түбәнлекләрдә дә үсә торган бик тере талымсыз үсемлек. Бер үсемлектә 20 мең орлык бар, грунтта тишелү срогы 7 елга кадәр җитәргә мөмкин, шул ук вакытта салкыннар һәм корылык аларга куркыныч түгел», – дип сөйләде Тимур Ескараев.
Балтырганга каршы берничә ысул белән көрәшергә мөмкин, иң нәтиҗәлесе – гербицидлар – үсемлекләр үсешен баса торган матдәләр белән серкәләү. Әмма әлеге ысулны «Рус-Алман Швейцариясе»ндә куллану тыелган, чөнки ул махсус саклана торган табигый территориягә керә. Шуңа күрә экологлар балтырганнарны казыячак. «Яз көне балтырганнар әле тишелеп кенә чыга һәм чәчәк бирергә өлгерми, аның тамырчасы юк, сабагының үсеш ноктасы җир өслегеннән 10 см тирәнлектә урнашкан, шуңа күрә без аны өзсәк, ул яңадан үсәчәк», – дип билгеләп үтте Тимур Ескараев. Бөтен эшләр саклык киемендә һәм резина итекләр киеп үткәреләчәк, кулда калын резина перчаткалар булырга тиеш.
Үсемлек казылгач, аны 20 см тирәнлектәге чокырда компостлаштырачаклар. Активист сүзләренчә, бер көн эчендә бөтен балтырганны юк итеп булмаячак, мондый чистартуны даими үткәрергә кирәк. «Без бу акция белән казанлыларның игътибарын проблемага җәлеп итәргә телибез, бәлки, шуннан соң күп кеше уйланыр һәм безгә кушылыр. Без бу мәкерле дошманны бергә җиңә алабыз!» – дип өндәде Тимур Ескараев.
Барлык теләүчеләр дә экологларга кушыла ала, язылу социаль челтәрләрдәге төркемдә башкарыла. Казанлыларга ябык киемдә килергә кирәк, ә көрәкләр һәм перчаткаларны оештыручылар урында бирәчәк (үзең белән алып киләргә дә мөмкин). Катнашучылар 10.00 сәгатьтә ике ноктада җыелачак: Подлужная урамында (Миллениум күпере астында) һәм Бари Галиев, 1б урамында. Аннары төркемнәр чишмәгә юнәләчәк.
Искәртәбез, 24-нче апрель көнне Казанда шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык кысаларында гомумшәһәр өмәсе узачак.