Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.07.2024, 16:57

Эколог казанлылар өчен Нокса елгасы буйлап экскурсия үткәрә

Катнашу өчен махсус сылтама аша теркәлергә кирәк

Шимбә көнне, 27 июльдә, «Светлая долина» паркында «Шәһәрле-галим» проекты кысаларында экскурсия узачак. Катнашучылар Нокса елгасы буйлап сәфәр кылачак, сулыкның гидрологик үзенчәлекләре, су басу куркынычы һәм су агымының юкка чыгу куркынычы турында беләчәкләр.

Экскурсияне Казан федераль университетының табигать төзелеше һәм судан файдалану кафедрасы өлкән укытучысы Наилә Зарипова үткәрәчәк. Ул елганың үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сөйләячәк, шулай ук сулыкларны саклау буенча тәкъдимнәр белән уртаклашачак, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы.

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Экскурсия 11:00 сәгатьтә башлана, очрашу урыны – Рәшит Нәҗметлинов урамындагы 11к5 номерлы йорт.

Исегезгә төшерәбез, «Шәһәрле-галим» лабораториясенең яңа сезоны июнь ахырында старт алды. Курс төрле форматтагы 10 дәресне үз эченә кертә — Зөядәге елга музеена экскурсиядән һәм лабораториядә микроскоп белән шөгыльләнүдән алып «Җил көче» җилкәнле берләшмәсе филиалына баруга һәм Нокса елгасы буйлап эколог белән сәфәр кылуга кадәр.
Барлык яңалыклар