Лекция «Мәскәү» мәдәни үзәгендә узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). 25-нче апрель көнне «Экологик. Казан» проекты активистлары шәһәрлеләргә калдыкларны аерым җыю кагыйдәләре турында сөйләячәкләр. Лекция «Мәскәү» мәдәни үзәгендә узачак.
Чара программасында шулай ук балалар өчен мастер-класс, китаплар һәм уенчыклар алмашу булачак.
Чара «Мәскәү» мәдәни үзәгендә 13:00-14:00 сәгатьләрдә узачак, катнашу өчен түбәндәге телефон аша теркәлергә кирәк: +7(843)560-66-92.