В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция Пролетар урамыннан «Круиз» ресторанына кадәр узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Катнашучыларны 10:00 сәгатьтән 10:20 сәгатькә кадәр җыячаклар, ә акция 13:00 сәгатьтә тәмамлана. Аларга җыештыру өчен бөтен инвентарь биреләчәк, шулай ук кайнар төшке аш оештырылачак – үзегез белән кружка, тәлинкә һәм кашык алырга кирәк. Актив шәһәрлеләр арасында призлар уйнатылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Катнашырга теләүчеләр сылтама буенча теркәлергә тиеш. Өмә X Нева халыкара экологик конгрессына багышланган «Үзеңне сакла» бөтенроссия акциясе кысаларында уза.
Акцияне Казанда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм республикадагы Рус география җәмгыяте бүлеге белән берлектә «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте оештыра.