Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.02.2025, 09:31

Казанның экоактивистлары Кызыл китапка кертелгән Себер ирисының орлыкларын язгы-көзге утыртуга әзерли

Узган ел волонтерлар сирәк үсемлекнең 500 гә якын үсентесен утырткан

Казанның экоактивистлары язгы-көзге утырту өчен Себер ирисы орлыкларын әзерләүгә керештеләр. Үсемлек Россиянең Кызыл китабына кертелгән. Орлыклар шытып чыкканнан соң, үсентеләрне питомникта утыртачаклар, анда берничә ел дәвамында экоактивистлар Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрнең популяциясен саклап калырга һәм арттырырга тырышалар.

«Орлыкларның үсеш тизлеге бик зәгыйфь, табигатьтә барысы да тагын да акрын бара. Гәрчә без аларны күп утыртсак та, бу популяцияне арттырырга ярдәм итми – ясалма рәвештә үстерелгән үсентеләрнең тереклеккә чыдамлыгы күпкә түбәнрәк. Өстәвенә, без табигый сайлануны бетерәбез, аларны питомникта карыйбыз, шуңа күрә кыргый табигатьтә аларга үзләренә көрәшергә туры килә», – дип сөйләде KZN.RU хәбәрчесенә питомникны булдыру инициаторы, галим, техник фәннәр кандидаты Сергей Мухачев.

Язын үсемлекнең яңа түтәлләрен утырту планлаштырыла. Себер ирисы чәчәк ату белән, аның орлыкларын җыялар һәм суыткыч стратификациягә алып куялар.

Февраль ахырында орлыкларны чылату процессы башланачак, ә үсентеләр борынлый башлагач, аларны чүлмәкләргә күчерәләр. Үсә барган саен, үсемлекләрне питомникта – май ахырыннан яки сентябрь башыннан утырталар. Соңгы этап – ирисларны кыргый популяция участогына утырту.

Шул ук вакытта үсемлекләр бик нәзберек – аларга әче торфлы туфрак һәм яңгыр яки кар суы сибәргә кирәк. «Үсемлекләр үрчетү урынында без су сибәргә өлгерәбез, ә кыргый популяция булган урыннарда активистлар бөтенләй җитми. Питомник әлегә орлык доноры булу өчен бик аз вакыт эшли. Моның өчен яңа утыртмалар булдырып, 10 елга якын эшләргә кирәк», – дип сөйли Сергей Мухачев.

Питомник территориясендә шулай ук бердәнбер нөсхәләрне, мәсәлән, төзелеш урыннарыннан күчереп утырталар. Гаврилов урамыннан ике яфраклы любка (төнге миләүшә), башаклы карлыган һәм башка үсемлекләр казып алып питомникка китерелгән.

Узган ел үсемлекләр утыртуда 10 экоактивист катнашкан. Алар 500 гә якын Себер ирисы үсентесе утыртканнар. Утыртылган үсентеләр исәбеннән бары тик 15% ы гына үсеп киткән.

Исегезгә төшерәбез, Торфяной бистәсеннән ерак түгел урнашкан питомник 2021 елда булдырылган. 4 гектар мәйданда беренче «яшәүче» Себер ирисы булды.

Барлык яңалыклар