Команда рәттән икенче җиңү яулаган
Фото: Akkodis ASP Team
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче сентябрь). Казан узышчысы Тимур Богуславский экипажы Akkodis ASP Fanatec GT-World Challenge Europe powered by AWS 2023 халыкара чемпионаты кысаларында икенче җиңү яулады. Ярышлар Хоккенхаймда (Германия) узды.
Команда төп заездда өченче позициядән старт ала, ләкин ул башка катнашучыларны узып китә һәм финишка кадәр беренчелекне саклап кала. Барлыгы узышчылар 35 әйләнеш узган, ә җиңүчеләрнең ярыш вакыты 1 сәгать 39,13 минут тәшкил иткән.
Элегрәк август аенда «Нюрнбургринг» трассасында алдагы этап узды, анда шулай ук Тимур Богуславский командасы җиңүче булды. Шулай итеп, Akkodis ASP команда зачетында, ә казанлы пилотлар арасында шәхси зачетта лидерлыкны ныгытты.
Тимур Богуславский 2020 елда GT World Challenge Europe гомуми зачетында иң яшь чемпион булды, ә быел ул Россиянең атказанган спорт мастеры исемен алды.