Ярышлар Куйбышев сусаклагычы акваториясендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июль). 8-нче июльдән 14-нче июльгә кадәр Казанда Куйбышев сусаклагычы акваториясендә «Микро» классында җилкәнле спорт буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышлар ял итү өчен дә, спорт өчен дә файдаланыла торган компакт судноларда узачак.
Җиңү өчен Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Краснодар, Липецк, Чиләбе өлкәсе, Екатеринбург, Омск, Казан, Ростов-на-Дону һәм Казакъстанның Актау шәһәреннән 20-дән артык экипаж көч сынашачак.
Һәр экипаж составына 3 кеше, шул исәптән 1 руль йөртүче керә. Катнашучылар төрле елларда төзелгән төрле проект көймәләрендә чыгыш ясыйлар. Ярышларда Казанны руль йөртүче Артем Головачев җитәкчелегендәге «Арго» экипажы тәкъдим итәчәк.
Татарстан башкаласы җилкән спорты буенча бу җәйдә икенче зур җилкән спорты турнирын кабул итә - 23-нче майдан 2-нче июньгә кадәр Түбән Кабан күлендә «Милли җилкәнле лига» Бөтенроссия ярышлары үткән иде, дип искәртә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.