В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан спортчысы 125 мишеньнең 118-енә тидерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Казаннан Екатерина Субботина стендка ату буенча Дөнья кубогы этабында җиңү яулады. Ярышлар Эль-Айнада (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) уза. ТР башкаласы спортчысы җиңүе белән старт алган программаның беренче төре - хатын-кызлар катнашындагы трап булды.
Екатерина Субботина, MQS категориясендә чыгыш ясап, 125 мишеньнең 118 енә тидерде. Итальян кызы Эрика Сессиа да шундый ук нәтиҗә күрсәтте, ул Казан спортчысына өстәмә күрсәткечләр буенча оттырды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.
Ярышлар Эль-Айнада 15-нче апрельгә кадәр барачак.