Галимнең сирәк әйберләр коллекциясе ярдәмендә 127 ел элек шәһәрдә беренче ачык музей - хәзерге ТР Милли музее эшли башлаган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Шәһәрлеләр Көнбатыш Европа һәм Көнчыгыштан алып кайтылган, Идел буе халыклары этнографиясе белән бәйле предметларны, шулай ук Болгар һәм Биләр тирәсендәге археологик табылдыкларны, галимнең кулъязма мәкаләләрен һәм каталогларын күрәчәкләр. Раритетлар арасында антик кратер һәм Мисырдагы борынгы әйберләр, Флоренция мозаикасы һәм сәнгати бронза бар.
Беренче тапкыр КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсеннән уникаль китап басмалары һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееннан А.Семенов (Казан руханилар семинариясендәге сынлы сәнгать һәм рәсем укытучысы) ясаган коллекционер портреты күрсәтеләчәк.
Андрей Лихачев (1832-1890) 30 елдан артык коллекцияләү белән шөгыльләнә. Ул төрле чорларны һәм халыкларны өйрәнгән, аның тупланмасы фәнни даирәләрдә танылу ала. Нәкъ менә Лихачев коллекциясе ярдәмендә 127 ел элек Казанның беренче ачык музее (хәзер ТР Милли музее) эшли башлаган.
Күргәзмә «Казан коллекционерлары» проектын дәвам итә, ул сирәк әйберләр җыючы казанлыларның шәхси коллекцияләрен тәкъдим итә. Март аенда музейда «Профессор Вульфсон һәм аның коллекциясе» циклыннан беренче күргәзмә ачылган. Җәй һәм көзгә Николай Катанов һәм Василий Заусайлов коллекцияләренең күргәзмәләре планлаштырылган.
Андрей Лихачев коллекциясендәге әйберләр күргәзмәсен 25 нче майга кадәр карарга мөмкин, керү – билетлар буенча, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.