В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу өчен алдан язылу кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). 25-нче сентябрьдә Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләрен бердәм кабул итү көне узачак. Быел чара дистанцион форматта булачак.
Гражданнарны кабул итү көнендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Хәдиуллин да катнашыр дип көтелә. Ата-аналар сорауларына шулай ук ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры, «Яңа мәктәп» федераль проектының региональ координаторы Асия Тимирясова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова, Казан мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән эшләү бүлеге баш белгече Әлфия Хәлилова җавап бирәчәк.
10.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның Татарстандагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе аккаунтында турыдан-туры эфир башланачак. 11.00 сәгатьтә Skype (Priemnayaer116) элемтә каналы, WhatsApp телефоны: +7(987)205-00-63, шулай ук +7(800)201-16-00 кайнар линия телефоны аша гражданнарны тематик кабул итү башлана.
Кабул итүгә язылырга яисә өстәмә мәгълүмат +7(843)238-10-00 телефоны аша алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгы.