Моңа кадәр шалтыратулар берничә номер буенча кабул ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). Республика клиник онкологик диспансерда пациентлар өчен бердәм номер эшли башлады.
Татарстанлылар хәзер учреждениегә 8 (843) 202-3-202 номеры аша мөрәҗәгать итә алалар. Моңа кадәр шалтыратулар берничә номер буенча кабул ителде, дип белдерделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.