Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.09.2024, 12:55

Татарстанда контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләүне 2 млн сумга кадәр арттырдылар

Махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәткәрләр акчалата 210 мең сум түләү ала

Татарстанда контракт төзергә һәм махсус операциядә катнашырга теләүчеләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен арттырдылар. 2 сентябрьдән ул 2 миллион сум тәшкил итә. Моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы махсус хәрби операция сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү теләге белән бәйле.

«Без барыбыз да сезнең алда бурычлы, егетләр. Үз гомерегезне куркыныч астына куеп, сез Ватанны һәм илебезнең тыныч киләчәген саклыйсыз», – диде Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция хәрбиләре белән очрашуда.

Татарстаннан сугышчылар 1,3 млн, РФ Оборона министрлыгыннан – 400 мең сум, ТР муниципалитетларыннан – 300 мең сумга кадәр алачак. Махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәткәрләр акчалата түләү ала. Аена 210 мең сум акчалата тәэмин ителәләр.

Татарстан территориясендә контракт төзүчеләргә бер мәртәбә бирелә торган түләү билгеләнәчәк. Башка регионнарда яшәүчеләргә һәм чит ил гражданнарына бер көннән дә артык булмаган рәсмиләштерү вакытына юл йөрү һәм яшәү өчен түләү каралган. Чит ил кешеләренә һәм аларның гаиләләренә РФ гражданлыгын һәм салым түләүченең аныклау номерын алырга ярдәм итәчәкләр.

Контракт төзүче хәрби хезмәткәр часть һәм белгечлек сайлый ала. Кул куйганнан соң сугышчылар шунда ук бер тапкыр бирелә торган түләү, кием-салым, кирәкле әйберләр һәм дарулар алалар. Махсус хәрби операция зонасына озатыр алдыннан хәрби хезмәткәрләр хәрби күнегүләр уза. Укулар Татарстанда һәм Самара өлкәсендә махсус полигоннарда алып барыла.

Финанс ярдәменнән тыш, контрактчылар республика һәм федераль ташламаларга да исәп тота алалар. Мәсәлән, әгәр кеше предприятиедә эшли икән, аның эш урыны һәм хезмәт хакы саклана. Сугышчыларга шулай ук сугышчан хәрәкәтләр ветераннары статусы бирелә. Ул арада аларның гаиләләре хакимият карамагы астында кала.

Махсус хәрби операция зонасында булган Татарстан хәрбиләре барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителә. Атна саен республикадан гуманитар ярдәм җибәрелә, алар сугышчыларга азык-төлек, туганнарының хатларын, транспорт, маскировка челтәрләре, рацияләр һәм башка кирәкле әйберләр алып бара.

Исегезгә төшерәбез, хәрби хезмәт узуга контракт төзү өчен Казан халкы Воровский урамындагы «Батыр» үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Документлар һәм медицина белешмәләрен җыю «Бердәм тәрәзә» принцибы буенча уза һәм бер тәүлектән дә артык вакытны алмый. Кандидатларга карата таләпләр турында учреждение сайтында белергә һәм кире элемтә өчен заявка калдырырга мөмкин.
Барлык яңалыклар