В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда контракт төзегәндә күрсәтелә торган ярдәм чарасының гомуми суммасы 1 млн 705 мең сумга кадәр артты
Россия президенты Владимир Путин указы буенча илнең Кораллы Көчләрендә хезмәт узуга контракт төзегән гражданнар берьюлы 400 мең сум алачак. Элек ярдәм чарасы күләме 195 мең сум тәшкил иткән.
Хәзер ТР башкаласында 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән гражданнар бер мәртәбә 1 млн 705 мең сумга кадәр акча алачак. 1 августтан махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итү турында контракт төзегән сугышчыларга РФ Оборона министрлыгыннан 400 мең сум, тагын 300 мең сум – Казан Башкарма комитетыннан һәм 1,005 млн сум – Татарстаннан каралган.
Хезмәткә кергәндә акчалата түләү хәрби исем һәм вазыйфа нигезендә билгеләнәчәк. Хәрби хезмәткәрләргә шулай ук социаль ташламалар һәм гарантияләр каралган.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Батыр» контракт буенча хәрби хезмәткә рәсмиләштерү үзәге эшли. Барлык теләүчеләрне бердәм тәрәзә принцибы буенча кабул итәләр. Үзәк Воровский ур., 25 нче йорт адресы буенча урнашкан. Көненә уртача 15-30 кеше учреждениегә мөрәҗәгать итә.
Элегрәк «Батыр» үзәгенең сайты барлыкка килде. Анда учреждение, түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр, кандидатларга таләпләр турында мәгълүмат, шулай ук махсус хәрби операция уздыру зонасында кирәкле белгечлекләр исемлеге һәм кирәкле документлар исемлеге урнаштырылган.