Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.01.2020, 12:54

Е.Лодвигова: «Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү - бу факультатив мәсьәлә генә түгел»

2019 елда Казанда 1575 янгын теркәлгән, шуларның 788-е - торак секторда.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар, Алинә Бережная). 2019 елда Казанда 1575 янгын теркәлгән, шуларның 788-е - торак секторда, 34 кеше һәлак булган, бу 2018 ел белән чагыштырганда 7-гә күбрәк дигән сүз. Янгын вакытында кешеләрнең үлемен булдырмау буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе - фатирларда автоном «янгын хәбәрчесе» урнаштыру. Система янгыннарны башлангыч стадиядә оператив рәвештә кабул итә һәм сигнал белән халыкны янгын куркынычы турында вакытында кисәтергә сәләтле. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Гражданнар саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов сөйләде.

Фердинант Тимерханов искәрткәнчә, 2016 елдан «янгын хәбәрчеләрен» күп балалы гаиләләр һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр фатирларына урнаштыралар. Республика программасы ярдәмендә Казанда 257 фатирда 746 «янгын хәбәрчесе» урнаштырылган. 2019 елда шәһәр Башкарма комитеты эшен дәвам итте – янгын гарнизоны хезмәткәрләре социаль куркыныч хәлдә булган 293 күп балалы гаиләнең һәм социаль яктан имин булмаган гаиләләрнең, шулай ук 70 яшьтән өлкәнрәк инвалидларның һәм ялгыз яшәүче гражданнарның йортларына 879 автоном «янгын хәбәрчесе» урнаштырдылар. Шул ук вакытта, Ф.Тимерханов билгеләп үткәнчә, «янгын хәбәрчеләре» һәр фатирда булырга тиеш. «Куркынычсызлык бәясе - 327 сум, бу бушлай урнаштырылганны исәпкә алып, зур акча түгел», - диде Гражданнар саклау идарәсе башлыгы.

Еш кына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучы кешеләр янгынның сәбәпчеләре булып тора, шуңа күрә халык белән профилактик эш өстенлекле булырга тиеш. Шул ук вакытта мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм өлкәннәрне, социаль яктан имин булмаган гаиләләрне һәм тәүлек буе эшли торган учреждениеләрдән балаларны эвакуацияләү буенча гамәли күнекмәләр эшләүгә аерым игътибар бирелә.

«Узган ел янгында 132 кеше коткарылды. Әмма торак сектордагы янгыннарда һәлак булучылар саны 89,4% тәшкил итә. Торак сектордагы янгыннарның күбесе шәхси һәм күпфатирлы йортларга туры килә», - дип хәбәр итте Ф.Тимерханов.

Шәһәр объектларының янгын куркынычсызлыгына килгәндә, чүплекләрдә һәм коры үләндә каты көнкүреш калдыклары аркасында килеп чыккан янгыннар актуаль булып кала бирә. Узган ел дәвамында янгын сүндерүчеләр чүп-чарны һәм коры үләнне сүндерер өчен 787 тапкыр чыккан. Гадәттәгечә урман массивлары янында урнашкан торак секторлар да куркыныч зонасында. Янгын куркынычы янаган чорда халык белән 685 әңгәмә үткәрелде, янгын куркынычсызлыгы буенча 9,5 меңгә якын белешмәлек таратылды, дип сөйләде Ф.Тимерханов.

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе балансында торучы 4479 янгын гидранты даими контроль астында тора. 2019 елда 321 янгын гидранты төзекләндерелгән. Гражданнар саклау идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, шәһәрнең берничә күп катлы торак йортларында автоматлаштырылган янгын саклау, насослар һәм төтен җибәрү җайланмалары системаларын төзекләндерү-торгызу эшләрен башкарырга кирәк.

Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә, янгыннар саны арту – ул янгын сәбәпләрен җитди анализлауны таләп итә торган борчу билгесе. «Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү - бу факультатив мәсьәлә генә түгел. Гадәттән тыш хәлдә эшләргә әзерлеккә күнегүләр һәм уку дәресләре үткәрү юлы белән генә ирешелә», – дип ассызыклады Е.Лодвигова.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.01.2020
Видеорепортаж
20.01.2020 09:39
2019 елда Казан янгын сүндерүчеләре 132 кешене коткарган
Барлык яңалыклар