Татарстанда күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен социаль, инженер һәм юл инфраструктурасы белән тәэмин итү өчен эшче төркем төзелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь, Алена Мирошниченко). Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен социаль, инженер һәм юл инфраструктурасы белән тәэмин итү өчен ТР Министрлар кабинеты каршындагы эшче төркем төзелә.
Бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә шәһәр өчен бик авыр. Әлеге карар өчен федераль милектә булган һәм Казанның күп балалы гаиләләренә бирү өчен билгеләнгән җир кишәрлекләренең коммуналь инфраструктурасы системаларын комплекслы үстерү буенча эшләнгән һәм расланган программалар җибәрелде. Алар 2008 елның 24-нче июленнән чыккан «Торак төзелеше үсешенә ярдәм итү турында»гы 161-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә туры килә.
Шулай итеп, Казан территориясендә 2016-2020 елларга мондый программа 2016 елның сентябрендә, ә ТР Биектау районының Дача һәм Красносельский авыл җирлекләре территорияләрендә 2016 елның апрель һәм июль айларында расланган. «Аларны акрынлап тормышка ашыру күп балалы гаиләләр участоклары өчен челтәрләр үткәрү мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам», - диде Р.Галәветдинов.
Хәзерге вакытта 2015-2019 елларга инвестицион программа кысаларында «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте Татарстан Республикасы Биектау районы Чернышевка авыл җирлегенең Каймар бистәсендә урнашкан территорияне электр белән тәэмин итү эшен башкарды. Шулай ук 2018 елда компания республиканың Лаеш районы Сокуры бистәсе территориясен электр белән тәэмин итә башлады.
«Күп балалы гаиләләр өчен участокларга бүлеп бирелгән территорияләрдә инфраструктура мәсьәләләрен хәл итү өчен, республика хөкүмәте дәрәҗәсендә эшче төркем булдыру - тагын бер яхшы яңалык. Бу - җир эзләгәннән соң иң авыр момент. Без аны юл төзүчеләр, ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр белән эшләдек, ә хәзер тагын да системалы нәтиҗәгә өмет бар», - дип шәрехләде Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова.