Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.07.2019, 13:22

Джембе, укулеле, гөслә һәм думбра: «Черек күл» паркында сирәк очрый торган музыка уен кораллары яңгыраячак

Концертның хедлайнеры буларак Мәскәүнең Gayana төркеме чыгыш ясаячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). 30-нчы июльдә Казанның «Черек күл» паркында «Октава» инструменталь музыка кичәсе узачак. Тамашачылар сирәк очрый торган музыка уен коралларының ничек яңгыравын ишетәчәк.

Сәхнәдә Идел буенда бердәнбер гөсләдә уйнаучысы Дмитрий Львов, думбрачы Регина Абзалова, шулай ук Дмитрий Крапивин һәм «Соль» бары джаз-бендының музыкантлары чыгыш ясаячак. Кичәнең программасында - Djinn City төркеме чыгышы – ул татар авыллары буенча йөреп, онытыла барган җырларны җыя һәм аларны үз музыкасында куллана. Казанлылар шулай ук сирәк уен коралларында уйный торган Juna инди-фолк-төркемен дә ишетәчәк: банджо, укулеле, флейта һәм джембеның төрле төрләре. Концертның хедлайнеры буларак Мәскәүнең Gayana төркеме чыгыш ясаячак.

Бу көнне паркта фуд-корт, бар эшләячәк һәм пледлар бирү зонасы оештырылачак. Барлык җыелган акчалар «Альпари» хәйрия фондына тапшырылачак. Кичәнең дресс-коды - аклы-каралы төсләр.

Чараның башлануы 18.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Казан парклары һәм скверлары дирекциясенең матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар