Концерт Hоtel de ville IV музыка фестивале кысаларында Ольга Скепнер белән узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). 14 февральдә, Гашыйклар көнендә, Казан Ратушасында танылган джаз вокалчысы, "Голос" тамашасында катнашучы Этери Бериашвили зур сольный концерт бирәчәк. Концерт Hоtel de ville IV музыка фестивале кысаларында Ольга Скепнер белән узачак.
Этери Бериашвили "И это все о любви…" махсус программа тәкъдим итәчәк. Җырчыга музыкантлар Александр Папий (гитара), Александр Лосев (рояль), Владимир Крижановский (саксофон), Антон Ревнюк (контрабас, бас-гитара), Дмитрий Власенко (барабаннар) ярдәм итәчәк. Концерт 19.00 сәгатьтә башлана.
Hоtel de ville фестивале 2015 елдан бирле үткәрелә, шул вакыт эчендә аның затлы концерт залында Ив Корнелиус (АКШ), София Рубин-Хантер (АКШ-Россия), LRK Trio, Мариам Мерабова, Сергей Манукян, Даниил Спиваковский, Евгений Борец (Россия), Old and New Songs (Франция) үзләренең программаларын тәкъдим иттеләр. Проектның концепциясе музыка салоны традицияләрен яңадан торгызу, тарихка кайту иде, чөнки бу залда кайчандыр танылган артистлар – Сергей Рахманинов, Федор Шаляпин, Леонид Собинов чыгыш ясады, ә 1950 елларда ул вакыттагы Офицерлар йортында танылган джаз-оркестр Олег Лундстрем уйнады.