Катнашу өчен алдан теркәлү зарур
Фото: Денис Гордийко
Сулыш практикасы дәресе 11:00 сәгатьтә башлана. Үзең белән кечкенә келәм, бер шешә су һәм уңайлы кием алырга кирәк булачак. Күнекмәләр вакытында укытучы диафрагма белән эшләргә өйрәтәчәк һәм сулыш алу күнегүләрен ничек башкарырга кирәклеген күрсәтәчәк. Дәрес 40 минутка исәпләнгән.
Аэробика 12:30 сәгатькә планлаштырылган. Күнегүләргә уңайлы кием, кроссовка һәм шешә белән су алырга онытмагыз. Бер сәгатьлек дәрескә балигъ булганнарны гына кертәчәкләр, шул ук вакытта йөрәк-кан тамырлары системасы һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган, операция кичергән кешеләргә, йөкле хатыннарга килергә киңәш ителми.
13 яшьтән 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен 14:00 сәгатьтә бокс буенча дәресләр узачак. Күнекмәләр чыдамлыкны арттырачак һәм координацияне яхшыртачак. Шулай ук үзең белән уңайлы спорт костюмы булу мөһим. Дәрес бер сәгать дәвам итәчәк.
Моннан тыш, казанлылар калистеникага да килә алачак. Дәрестә башкыралган күнекмәләр матдәләр алмашын тизләтергә һәм чыдамлылыкны арттырырга ярдәм итәчәк. Оештыручылар кечкенә келәм һәм уңайлы кием алырга киңәш итә. Монда яшь буенча чикләүләр бар – 18 яшьтән өлкәнрәкләр генә килә ала. Бер сәгатьлек күнегүләр 15:00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә экстрим-паркның матбугат хезмәте.