Зыянның гомуми суммасы 40 мең сум тирәсе тәшкил итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы май). Татарстан башкаласында яшәүче ике хатын-кызны интернетта товарлар сатып алганда аферистлар алдаган. Зыянның гомуми суммасы 40 мең сум тирәсе тәшкил итә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Әйтик, «Авиатөзелеш» полиция бүлегенә өлкән яшьтәге хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул бассейн сатып алырга теләп, бушлай игъланнар сайтына тап булганын һәм үзенә туры килгән тәкъдим тапканын сөйләгән. Сатучы хатын-кыздан акчаны онлайн-кушымта аша күчерүен сорый, ә аннан соң шалтыратуларга җавап бирми башлый һәм белдерүне бетереп ташлый. Зыян суммасы 28 мең сум тәшкил итә.
Вахитов районында яшәүче ханым, асылмалы кресло өчен мошенникларга 9 мең 200 сум акча күчергән – ул да белдерүне интернетта тапкан. Сатучы белән шалтыратышып, сатып алу турында килешкән, алдан түләгән, әмма посылка килмәгән.
Бу фактлар буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятькә катнашы булган кешеләрне билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрә.