Балалар җәяүлеләр кичүе буйлап хәрәкәт иткән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы октябрь). Казанда узган тәүлектә 111 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләрдә тугыз кеше зыян күргән: өч җәяүле, ике пассажир, велосипедчы һәм өч машина йөртүче. Алар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Мәсәлән, 57 яшьлек «Лада» автомобиле йөртүчесе А.Аббасов урамындагы 12 нче йорт каршында юл бирми һәм баланы бәрдерә. 11 яшьлек малай көйләнми торган җәяүлеләр кичүе аша юлны чыккан. Зыян күрүчегә ярдәм күрсәткәннәр һәм хастаханәдән җибәргәннәр.
Шул ук көнне 45 яшьлек «Рено» автомобиле йөртүчесе велосипедчыны бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте Мәүлетов урамындагы 2 нче йорт каршында була. Ир-ат көйләнми торган җәяүлеләр кичүе аша юл чыккан 12 яшьлек малайга юл бирмәгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә велосипедчы имгәнгән.
Үткән тәүлектә административ җаваплылыкка 522 машина йөртүче һәм 124 җәяүле җәлеп ителгән. 72 очракта – куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләре, тагын алты очракта балаларны йөртү таләпләре бозылган. 103 шофер җәяүлеләргә юл бирмәгән. Сигез руль артына утырган кеше машина белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланды, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлегендә.