Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.02.2018, 16:45

Казан ишегалларын тәүлек буе 3 меңгә якын урам җыештыручы чистарта

Тәүлек эчендә 120% явым-төшем яву аларның эшен катлауландыра.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль, Михаил Ченцов). Казан ишегалларында тәүлек буе 3 меңгә якын урам җыештыручы эшли – көчле кардан соң шәһәрнең идарә итүче оешмалары ике тәүлек эчендә ишегалларын кардан арындыру бурычын куйды. Татарстан башкаласында ишегаллары территорияләрен җыештыру барышын ТКХ комитеты рәисе урынбасары Альмир Корбанов чираттагы пресс-тур вакытында сөйләде.

Журналистлар белән очрашу Мәскәү районы Декабристлар урамының 180а номерлы йорты ишегалдында булды. Сөйләшү барышында А.Корбанов билгеләп үткәнчә, көчле кар явулар идарә итүче компанияләр өчен һәрвакыт сынау булып тора. Бу юлы хәл тәүлек эчендә 120% явым-төшем яву белән катлаулана. “Февраль нормасы 28 мм булса, тәүлек эчендә 33 мм явым-төшем яуды. Тиз арада карны чистартып бетерү мөмкин түгел. Идарә итүче компанияләрдән күп көч таләп ителә, шулай да бүген 13.00 сәгатькә кадәр 65% ишегалды тәртипкә китерелде”, - диде ул. Параллель рәвештә йорт түбәләреннән кар төшерү эшләре бара – 80% түбә чистартылган.

А.Корбанов сүзләренә караганда, шәһәрдә хәзерге вакытта 3 меңгә якын җыештыручы, 200-гә якын махсус техника эшли. Җыештыру эшләре юлларда калдырылган машиналар аркасында катлаулана.

Җыештыручылар эше турында тулырак Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарә итүче компаниясе директоры Олег Калимов сөйләде. “Икенче тәүлек эшлибез. Җыештыручылар аңлыйлар, эшкә иртән чыгалар. Техника шулай ук көне-төне эшли”, - диде ул.

Журналистлар белән очрашуда бер җыештыручы да бар иде. Георгий Борозна 95-нче еллардан эшли, 80 яшь булуга карамастан, кар чистарту аңа авырлык тудырмый. “Эшләргә авыр түгел, мин спортчы – марафончы. Мәктәптән спорт белән шөгыльләнәм. Кар чистарту – мавыктыргыч шөгыль. Халык эшебез өчен рәхмәт әйтә”, - дип уртаклашты Георгий Петрович.

Искәртергә кирәк, 5 февральдә Казанда “Буран” планы игълан ителде. Шәһәрне тәртипкә китерүдә барлык юл һәм коммуналь хезмәтләр катнаша. Тышкы төзекләндерү комитетының хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү бүлеге җитәкчесе Дамир Шәйхетдинов сүзләренә караганда, тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 16 мең тонна кар чыгарылган, моннан кала 2 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.

“Хәзерге вакытта эшләр дәвам итә. Төп урамнар чистартылгач, эшләр җәяүлеләр сукмаклары һәм перифериягә күчәчәк. Бүген төнлә 500-гә якын махсус техника берәмлеге эшләячәк. Киләсе 2-3 көндә эшләрне тәмамларбыз, дип уйлыйм”, - диде ул очрашу азагында.

Фоторепортаж
Кар чыгару барышы буенча пресс-тур, 06.02.2018
Видеорепортаж
06.02.2018 15:20
Казанда көчле кар яву нәтиҗәләрен юк итү эшләре дәвам итә
Барлык яңалыклар