В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа ел каникулларында музей-тыюлык территориясендә ярминкә эшләячәк, арт-объектлар һәм 17 метрлы чыршы урнаштырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы декабрь). Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалды шәһәрнең яңа җәмәгать киңлеге булачак. Яңа ел каникулларында музей-тыюлык территориясендә ярминкә эшләячәк, арт-объектлар һәм 17 метрлы чыршы урнаштырылачак.
Сәүдә прилавкалары ишегалдында 20 нче декабрьдән 15 нче гыйнварга кадәр эшләячәк. Бу көннәрдә күңел ачу программасы – спектакльләр, балалар өчен мастер-класслар, Казан музыка төркемнәре чыгышлары планлаштырылган. Булачак чараларның анонсларын җәмәгать ктиңлегенең Telegram-каналында бастырачаклар.
Бу язда Гавами урыннар бинасы янындагы ишегалдын төзекләндерү башланды. Җәмәгать киңлеген матурлауны дәвам итәчәкләр – буа һәм инеш су белән тутырылачак, күпьеллык үләннәр һәм куаклар утыртачаклар.
Исегезгә төшерәбез, бу кыш Казан Кремленең Гавами урыннары бинасы балалар өчен яңа ел тамашалары уздыру мәйданына әйләнәчәк. 17-28 нче декабрьдә һәм 1-5 нче гыйнварда музей-тыюлыкта «Казан Кремлендә Яңа ел» театральләштерелгән интерактив тамашасы узачак.