Хәрәкәтне ике сәгатькә туктату йөк машинасының элемтә челтәрен өзү аркасында булды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). Казанда 13-нче номерлы маршрут троллейбуслары хәрәкәте торгызылды. Ул контакт челтәре зарарлануга бәйле рәвештә ике сәгатькә туктатылды.
«Метроэлектротранс» МУП хәбәр иткәнчә, линия өзелүе Воровский урамындагы күперләр астында бүген, 22-нче июльдә, 8:52 сәгатьтә КамАЗ гаебе белән булды. Әмма белгечләрнең оператив эше нәтиҗәсендә 10:53 сәгатьтә хәрәкәт торгызылды.