В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл С.Хәким, Бондаренко, Чистай һәм башка урамнарда ябылачак.
Фото: Денис Гордийко
5:00 дән 15:45 кә кадәр чикләүләр түбәндәге участокларда гамәлдә булачак:
Декабристлар урамы буенча төшү юлында, Кремль дамбасыннан С.Хәким урамына кадәр (хәрәкәтнең бер юнәлешен туктату);
С.Хәким урамы буенча, Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр (ике хәрәкәт юнәлешен туктату).
5:00 дән 14:15 кә кадәр чикләүләр түбәндәге участокларга кагылачак:
С.Хәким урамы буенча, Әпсәләмов урамыннан Ф.Әмирхан урамына кадәр (ике хәрәкәт юнәлешен туктату);
Бондаренко урамы буенча, С.Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр (ике хәрәкәт юнәлешен туктату);
С.Хәким урамы буенча, Ф.Әмирхан урамыннан Чистай урамы белән киселешкә кадәр (ике хәрәкәт юнәлешен туктату), А.Козин һәм Нигъмәтуллин урамнары ягыннан аркылы чыгу мөмкинлеге белән;
Чистай урамы буенча, С.Хәким урамыннан Чистай урамына төшү юлына кадәр (хәрәкәтнең өч уң полосасын туктату);
Чистай урамы буенча, Чистай урамыннан алып «Ак Барс Арена» стадионы янындагы боҗралы хәрәкәткә кадәр (хәрәкәтнең өч уң полосасын туктатып тору);
«Ак Барс Арена» стадионы янында эчке юл буенча (хәрәкәтнең тулысынча чикләнүе).
5:00 дән 11:10 га кадәр түбәндәге участокларда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:
аскы күпер буенча, «Ак Барс Арена» стадионының эчке юлыннан Ямашев проспектына кадәр;
«Миллениум» күпере астындагы автомобиль юлы буенча, С.Хәким урамыннан «Ривьера» аквапаркы янында Ф.Әмирхан урамы, 1д адресына кадәр.
Шулай ук 7:00 сәгатьтән 15:40 сәгатькә кадәр Пролетар урамы буенча ике хәрәкәт юнәлеше ябылачак.