Бу җылылык челтәрләре участогын капиталь ремонтлау белән бәйле
Казанның Адамюк урамында вакытлыча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу җылылык челтәрләре участогын капиталь ремонтлау белән бәйле.
Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүенчә, 8 нче июльдән 28 нче июльгә кадәр Кече Кызыл урамындагы 14 нче йорт янындагы капкага керү участогыннан Кече Кызыл урамындагы 13 нче йортка кадәр транспорт юлы тулысынча ябык булачак.