В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук Профсоюз урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәрге участокта хәрәкәт өлешчә ябылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). Казанда ике юл участогында транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча чикләнгән. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
29-нчы августка кадәр Ташаяк урамы буенча Меңьеллык мәйданыннан Мәскәү урамына кадәрге участокта хәрәкәт чикләнгән.
Шулай ук 29-нчы августка кадәр Профсоюз урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәрге участокта хәрәкәт чикләнгән.