В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Казанда Гагарин урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
13-нче июньгә кадәр хәрәкәт Тунаков урамыннан Декабристлар урамына кадәрге участокта ябык булачак.
14-22 июньдә транспорт хәрәкәте Декабристлар урамыннан Гагарин урамындагы 91-нче йорт янындагы һәм Гагарин урамындагы 93-нче йорт янындагы участокта чикләнәчәк.
23-нче июньнән 12-нче июльгә кадәр транспорт хәрәкәте Гагарин урамындагы 93-нче йорт янында чикләнәчәк.
Бу - магистраль җылылык үткәргече реконструкциясе эшләре белән бәйле.