В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ябылу квартал эчендәге җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзү белән бәйле һәм этаплап башкарылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче сентябрь). Казанда Бертуган Касыймовлар урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт чаралары һәм җәяүлеләр хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды. Ябылу этаплап башкарылачак.
24-нче сентябрь 23.00 сәгатькә кадәр транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте 56-нчы номерлы йорттан 48а номерлы йортка кадәрге участокта чикләнгән;
25-нче сентябрь 7.00 сәгатьтән 3-нче октябрь 23.00 сәгатькә кадәр хәрәкәт 48а номерлы йорттан 48-нче номерлы йортка кадәр ябылачак;
4-нче октябрь 7.00 сәгатьтән 11-нче октябрь 23.00 сәгатькә кадәр хәрәкәт 48-нче номерлы йорттан 42-нче номерлы йортка кадәр чикләнә;
12-нче октябрь 7.00 сәгатьтән 18-нче октябрь 23.00 сәгатькә кадәр - 42-нче номерлы йорт каршында;
19-нчы октябрь 7.00 сәгатьтән 26-нчы октябрь 23.00 сәгатькә кадәр - 42-нче номерлы йорттан 40б номерлы йортка кадәрге участокта;
27-нче октябрь 7.00 сәгатьтән 1-нче ноябрь 23.00 сәгатькә кадәр транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте 40б номерлы йорт каршында һәм 41а номерлы йорт янында чикләнәчәк;
2-нче ноябрь 7.00 сәгатьтән 7-нче ноябрь 23.00 сәгатькә кадәр - 41а номерлы йорт районында.
Чикләү квартал эчендәге җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзү эшләре белән бәйле.