В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләү 29 нчы апрель киченнән 30 нчы апрельнең төш вакытына кадәр гамәлдә булачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, 29 нчы апрельнең 17:00 сәгатеннән 30 нчы апрельнең 12:00 сәгатенә кадәр 4 нче бина янында автомобиль юлын һәм тротуарны Можайский һәм Болотников урамнары ягына хәрәкәт юнәлешендә өлешчә ябачаклар. Шулай итеп, транспорт хәрәкәте һәр якка бер полоса буенча башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, магистральне киңәйтү буенча барлык эшләрне ноябрь аенда тәмамлау планлаштырыла. Горький боҗрасы урынында Татарстанда беренче өч катлы транспорт чишелеше барлыкка киләчәк.
Барлыгы биш җир өсте һәм өч җир асты җәяүлеләр кичүе, өч борылыш элмәге, бер тоннель һәм бер эстакада төзеләчәк, бер җир асты кичүе реконструкцияләнәчәк.
Эшләр тәмамлангач, М7 трассасыннан Музыкальная урамына кадәрге 11,5 км озынлыктагы юл участогының үткәрү сәләте якынча ике тапкыр – сәгатенә 11 мең автомобильгә кадәр артачак. Әлеге уңай үзгәрешләрне Киров районы, Салават Күпере, Залесный һәм Юдинода яшәүче 140 мең кеше тоя алачак.