В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу рельслар арасындагы түшәмәне ремонтлау белән бәйле
Рихард Зорге урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Сәбәбе — рельслар арасындагы түшәмәне ремонтлау.
Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, 8—18 нче июльдә 22:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр Танк урамы белән киселеш районында участок өлешчә ябылачак.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук 5 нче июльдән 30 нчы августка кадәр Рихард Зорге урамындагы 95 һәм 97 нче йортлар янында юл ябык булачак. Участокта кабель сызыгын төзекләндерү планлаштырыла.