Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.09.2024, 10:54

Чистай һәм Меридиан урамнары участокларында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк

Бу өченче төньяк коллекторын төзекләндерү белән бәйле

Казанның Яңа Савин районындагы ике урамда транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Бу өченче төньяк коллектор участогын төзекләндерү өчен кирәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.

2 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр Чистай урамындагы 26, 28 номерлы биналар тирәсендәге юлны тулысынча, ә 30 нчы йорт янында тротуарны өлешчә ябачаклар.

5 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр һәм 19 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр 23:00 тән 6:00 сәгатькә кадәр түбәндәге участокларда хәрәкәт чикләнәчәк:

- Чистай урамында 28 нче һәм 30 нчы биналар арасында юл ябык булачак;

– Меридиан урамында 26 нчы һәм 28 нче йортлар арасында транспорт йөрүен туктатачаклар.

Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турындагы мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.
Барлык яңалыклар