О.Кошевой урамында яңа рельс-шпаль рәшәткәләр урнаштырылды.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы октябрь). «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре О.Кошевой урамы участогында Төньяк вокзалга таба юнәлештә яңа рельс-шпаль рәшәткәләр урнаштырдылар. Участокны сынау вагоны белән йөреп чыкканнан соң, 1, 6, 8 нче номерлы трамвайларның хәрәкәте торгызылды.
Бүгенге төндә җир өсте транспортының юл хуҗалыгы хезмәте 9 рәшәткәнең 7 сен алыштырды, күтәрткечләрне, подбивкаларны, эретеп ябыштыруны һәм юл шлифовкасын башкарды, шуннан соң вак таш салды. Калган ике рәшәткәне дә белгечләр бу атнада төнлә алыштырачак, трамвайлар хәрәкәте өчен участокны кабат ябып тормаячаклар, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте.